Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Мунчаның да паспорты булырга тиешме?

– Безнең дачада мунча һәм сарай бар. Хәзер һәрбер шундый объектның техник пас­порты булырга тиеш дип, сөйлиләр. Дөресме?

– Төзелешнең техник планын булдыру – сезнең аны шәхси милкегез итеп рәсмиләштерүне аңлата. Әлегә бу ирек­ле һәм сезне моңа беркем дә мәҗбүр итә алмый, хәтта суд та. 01.01.2017 елга кадәр барлык төр корылмаларны ике юл белән рәсмиләштерергә була иде: техник паспорт ясатып БТИ аркылы яки язмача декларация буенча (техник паспортсыз, барлык мәгълүматны хуҗа үзе тапшыра). 2017 елның 1 гыйнварыннан, бакчачылык ширкәтендә җире булган кешеләрнең барлык корылмаларын рәсмиләштерүнең бер генә юлы калды – БТИ аркылы. Шуңа, йорт һәм мунчаны теркәү өчен техпаспортның булуы шарт. Ә менә сарайга андый документның кирәклеген, аның  нинди максатларга төзелгән булуын исәпкә алып,  БТИ инспекторы хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БТИ техпаспорт

2
X