Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мунча өчен гадәти булмаган себеркеләр

Шомырт, карлыган һәм чия ботакларыннан әзерләнгән себеркеләр иң хуш ислеләр.

Шомыртта яра төзәтә, салкын тиюгә каршы тора, чәчләрне сәламәт һәм ялтыравыклы итә, тирене яхшырта торган сыйфатларга ия антисептик матдәләр бар. Чия һәм карлыган ботакларыннан ясалган себерке йомшаклыгы белән аерылып тора һәм ул кулланганда тиз бозыла. Шуңа күрә аларны төрле-төрле агач ботакларыннан ясау отышлырак. Катнаштыру өчен эвкалипт, кура җиләге, артыш (можжевельник) кулланырга була. 

Себеркене кайчан ясасаң яхшырак?
 Моның өчен иң кулай вакыт – июль уртасы. Бу вакытта яфраклар йомшаган була һәм хуш ис бөрки. Халык ышануларына караганда, себерке бәйләүне 2 августтан соң туктатырга кирәк. Бары тик имән ботакларыннан ясалганы гына искәрмә булып тора. Ул әле бу вакытта үзенең дәвалау сыйфатына ия булмый, дип исәпләнә. 

slavorum.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X