Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Илендә – бию бәйрәме

29 апрель календарьда бию көне буларак билгеләнеп үтелә. Алай гына да түгел, быелдан башлап аны Иделаръягы авыллары зурлап, бию бәйгесе итеп үткәрергә булганнар.

Ягъни күчмә кубок өчен көч сынашалар.
Бу көнне күпләр зур дулкынлану белән көтте. Берәүнең дә сәхнәгә чыгып сынатасы килми, ә үз авылын бары яхшы яктан гына күрсәтеп, күчмә кубокны алып кайтасы килә. Беренче тапкыр уздырылучы бию бәйрәменә старт Мулла Иле мәдәният йортында бирелде. Ни өчен күчмә соң ул? Бу кубок һәр ел саен авылдан авылга күчеп йөриячәк икән. Әлеге бәйгене үткәрү турындагы карарны мәдәният хезмәткәрләре үзләре Норлатта узган җыелышта кабул иткән булган. Бәйгенең таләп­ләре буенча һәр авыл 3 бию башкарырга тиеш, монда аерым да, күмәкләп биесәң дә ярый иде. Бәйгедә 17 авылдан кечкенәдән биюгә сәләтле булган яшьләр җыелды. Барлыгы 45 бию күрсәтелде, 150гә якын биюче катнашты. Сәхнә идәне ул көнне ничек кенә чыдагандыр. Алар арасында нинди генә халык биюләре юк иде: татар, рус, чегән, испан, гарәп халык биюләре дә, вальс һәм заманча төрдәге биюләр дә тамашачының, шулай ук жюри әгъзаларының күңеленә хуш килде. «Бәхетле балачак», «Яшьлек», «Хыял», «Энҗе бөртекләре», «Бакырчы сәлкеш­ләре» һәм башка бию коллективлары чыгыш ясады. Һәрберсен дикъкать белән караганнан соң, «Иделаръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Шәүкәт Миңнуллинга сүз бирелде.
- Беренче коймак төерле була диюләре дөрес түгел икән, бик тәмле дә булды әле ул. Һәрберегезнең чыгышын карап, сокланып, шундый сәләтле яшьләребез үсеп килә дип горурланып утырдык, рәхмәт сезгә. Бүген сез барыгыз да җиңүче, - дип бәйгедә катнашучыларга югары бәясен бирде.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев