Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөслимәләрнең Казанга нурлы сәяхәте

Яшел Үзәндә яшәүчеләргә бөтен яктан да уңайлы дип әйтер идем мин. Чөнки Казан каласы якын, чит республикаларга да бер адым гына.

Әмма якын булган саен аның ерагаю ихтималын да онытмаска кирәк. Мин үземнең, Казанның әле бер мәчетендә дә булганым юк иде. Хәтта Кол Шәриф мәчетендә дә. Шуңа күрә Яшел Үзән мөслимәләренең сәяхәтенә рәхәтләнеп кушылдым һәм аннан шатланып, яңа төрле уйлар белән кайттым.
Бу экскурсияне Яшел Үзән мәдрәсәсе мөгаллимәсе Вафилә ханым Хикмәтуллина Горький исемендәге завод ярдәмендә оештырды. Әлеге чараның тагын бер әһәмияте шунда: ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да багышланды.
Уңайлы автобуска утыруга ук Вафилә ханым экскурсиянең максаты, бурычы һәм хәтта иман йортларында кергәндә әйтеләсе догаларына кадәр аңлатты. Мәчетләрнең кыскача тарихына да тукталды. Барганда ук мөслимәләр өчен конкурслар да оештырылды. Мәрьям Ситдыйкова үзенең эчтәлекле шигырьләрен җиткерде. Шулай итеп, без бу сәяхәткә рухи яктан коралланып барып, юл узганны сизми дә калдык.
Сәяхәтебезнең иң беренче ноктасы сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге - «Ярдәм» мәчете булды. Бинасы яңа, уңайлы, күркәм һәм бик матур. Безне якты йөз белән каршы алып, мәчет белән таныштыр­дылар. Мәчетнең имамы безне сәламләп, бу үзәкнең бурычы турында да сөйләде. Монда хәзер Россиянең бөтен почмагыннан, нинди милләттән булуларына карамастан, сукыр кешеләр бер айлык курсларга килә, үзләренә ышанычлы яклау таба, укырга, язарга, компьютерда басарга өйрәнә. Моның өчен мәчеттә бөтен шартлар тудырылган. Бер ай эчендә башка диндәгеләрнең дә намазга басып китүләре билгеле чынбарлык монда.
- Аллаһ Тәгалә кушканча, гомеребезнең ахырына кадәр мөселман булырга язсын, - дип аңлата мәчет имамы. - Динебездә өйрәнгән бер хәреф өчен - 10, авырсынып өйрәнсәң 30 әҗер алырсың, диелә Исламда. Менә нинди җиңел безнең динебез.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 31нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев