Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәүдә Борис Немцовны атып үтергәннәр

Кичә, 27 февральдә, Мәскәү үзәгендә сәясәтче Борис Немцовны атып үтергәннәр. Әлегә Тикшерү комитеты сәбәпләрне ачыклау белән мәшгуль, барлык вариантлар да карала.

Әлеге коточкыч җинаятьне тикшерү барышын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе контрольгә алган. Немцовның үлеме заказ биреп эшләнгән җинаять төсмеренә ия, махсус провакацион булырга да охшаган, дип фикерен белдергән Владимир Путин.

Борис Немцов Мәскәү үзәгендәге Зур Москворецкий күпер янында 23.40 минутта үтерелгән. Сәясәтче бу вакытта бер таныш ханым белән булган. Алар янына машина килеп туктаган, аннан 7-8 тапкыр атканнар. Немцов шунда ук җан биргән, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X