Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален файдалануга тапшыру тагын бер елга кичектерелде

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален файдалануга тапшыруны 2021 елга күчерделәр, дип хәбәр итә "Rambler News Servic". 2021 елның февраленә инфраструктурага милек хокукын теркәү ниятләнгән. Төзелеш 2020 елның июнь аенда тәмамланырга тиеш, ә файдалануга тапшыруга рөхсәтне 2020 елның декабрендә алырга планлаштырыла. Төзелеш киләсе елның гыйнварында башланачак. Ул төзелергә тиешле җирләр...

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрален файдалануга тапшыруны 2021 елга күчерделәр, дип хәбәр итә "Rambler News Servic". 2021 елның февраленә инфраструктурага милек хокукын теркәү ниятләнгән. Төзелеш 2020 елның июнь аенда тәмамланырга тиеш, ә файдалануга тапшыруга рөхсәтне 2020 елның декабрендә алырга планлаштырыла.

Төзелеш киләсе елның гыйнварында башланачак. Ул төзелергә тиешле җирләр 2018 елның декабрендә алына башлаячак. Магистраль өчен хәрәкәт итәчәк состав белән тәэмин итүгә конкурс 2016 елның декабрендә узачак. 2019 елның декабрендә Россиядә хәрәкәт итүче составны төзү башлау көтелә. Россия Хөкүмәте агымдагы елның беренче кварталында югара тизлекле магистральнең потенциаль инвесторларын билгеләячәк.

Искәртеп узабыз: Россия тимер юлларының беренче вице-президенты Александр Мишарин элегрәк журналистларга, Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале 2020 елда эшли башларга мөмкин, дип белдергән иде.

Язма ТАТАР-ИНФОРМ агентлыгыннан күчереп бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев