Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мондый вәхшилекне сугыш вакытында да күрмәдек» (1нче кисәк)

Урыс Исламында 62 яшьлек инвалид улы белән яшәүче 89 яшьлек әбине талаулары турында Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәткәре Лилиана Куликова сводкаларыннан укып белдек һәм юкка чыгып баручы әлеге авылга үзебез юл тоттык.

Морҗасыннан төтен чыгаручы бер бөртек йорты калган Урыс Исламын шул якка кайткан ялгыз атлаган җәяүле эзе белән барып таптык. Авыл башында ук өсте палас белән томалап куелган ватык «Нива» торган капка төбенә туктап ялгышмадык, каршыбызга ашыгып чыккан хатын, әлеге мәхшәрне башларыннан кичергән Надежда Ивановна Андрееваның кызы һәм Николайның апасы Мария булып чыкты. Йорт-җиргә күз салгач, башыбыздан беренче: җинаятьчеләр биредә нинди миллион эзләде икән? - дигән сорау узды. Чөнки, беренче карашка, кызыктырырлык берни дә күзгә ташланып тормый. Тик каны кайнап торган, «төшереп» алган юньсезләрне биредә урынның тыныч булуы (башка җан иясе булмаган авылда сине кем ишетсен дә, кем ярдәмгә килсен) һәм дә ике ярдәмчесез, көчсез кешеләрнең генә яшәве җәлеп иткәндер.
- Сугыш вакытында да мондый ук вәхшилекне күрмәдек без. Мохтаҗлыкта көн күреп тә бер-беребезнекенә кул сузмадык, - дип елый Надежда әби. - Күңелләре булырлык байлык таба алмагач, үлемтекләремә кадәр алып чыгып киттеләр бит, денсезләр!
Ә күзләренә чалынган әйберләр (бензопила, үлән чапкыч һ.б.) һәм бәйләнгән Николайны без күргән «Нива»га төяп алып киткәнче әле күпме җәфалыйлар ана белән улны.
- Өч тапкыр ике аягымнан сөйрәп урамга чыгарып аттылар, күгәрмәгән җирем юк, - дип, тыш бияләен көчкә салып «гөбердәп» шешкән, сугыш вакытларында үгез җигеп, сука тоткан кулын күрсәтте тетрәнгән карчык. Тумыштан гарип булган улын кыйнаганнарын, аны акча таләп итеп, пычак белән яный-яный буганнарын да күреп торырга туры килә анага. Инде Николайны бәйләп, өстенә бензин сибеп тышка сөйрәп алып чыгып киткәч, «үтермәгез улымны», дип, соңгы 4200 сум акчасын чыгарып бирә ул.
«ВАЗ-2121» машинасы белән җинаятьчеләрнең берсе яшәгән йортка кайтып, пенсионер ирнең авызына аракы коялар. Исергәч, булган хәлләрне онытыр, дип уйлыйлар. Икенчесе урланган «Нива»га утырып күрше авылга өенә кайтып китә, әмма исерек булуы аркасында, идарә итүне югалтып, машина белән юл кырыена төшеп каплана. Бу вакытта зыян күргән пенсионер кәрәзле телефоны аша участок полициясенә шалтыратып өлгерә. Алар 15 минут эчендә килеп җитеп, ирне юлбасарлар кулыннан коткара, ә җинаять­челәрнең берсен тоткарлый. 54 яшьлек юлбасар иптәшен гаепләргә тотына. Икенчесе - элек үтерү буенча хөкемдә булган 33 яшьлек ир үзе яшәгән йортның подвалында табыла», - дип яза Лилиана Куликова үзенең сводкаларында.
...Ә Надежда әби, явызлар күздән югалгач, төн дип тормый, сыкрана-сыкрана, таякка таянып, Тау Иленә җәяүләп юл ала. Улын эзли. И, АНА! Шул мәхшәрле төннән соң аның сәламәтлеге күзгә күренеп какшый.
- Кисәк кенә күзләре начар күрә башлады. Калтыравыкка әйләнде. Бүгенге көнгә кадәр егерме сутый бакчаны көрәк белән казып, бәрәңгене дә кул белән утырта иде. Хуҗалыктагы бөтен эшне дә үзе башкара иде әле, ул яктан күңелебез тыныч булды. Хәзер менә машина да ватык, 5 чакрым ераклыктагы Норлат кибетенә дә җәяү йөрергә калды, - ди, Чабаксардан әниләренә ярдәмгә кайткан Мария.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев