Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мондый тормышны ташлап китәсе килми

Гөлмөнәвәрә... Безнең авылда аңа яратып Мөнәвәрә дип кенә дәшәләр. 96 яшен тутырган ак яулыклы әбекәйне авылның аяклы тарихы дисәң дә була.

Олы Ачасыр кызы Гөлмөнәвәрә Яруллина кияве Наил абый һәм кызы Сания апа тәрбиясендә яши. Гомер буе кырчылык бригадасында, аннан ындыр табагында эшләп, үзе әйтмешли, һәр эштә нәчәлник булган кеше ул. Моңа каршы кызы Сания апа да, уенын-чынын бергә кушып: «Әнкәй шул гадәтен бер дә ташламаган әле. Безнең өйдә ул һаман да «командир», - дип шаярта. Чынлап та, бакчада бөтен түтәлләргә дә хуҗа булып, һәр эшне күз уңында тота Мөнәвәрә апа. Күз алдына китерәсезме: 97нче яше белән барган авылдашым, күзлексез генә иске киемнәрне сүтеп, оекбашлар бәйли, энәләргә кадәр саплый. Оныгы Илшат энә күзен таба алмый азапланып торганда да, җаны түзми:
- Әй, сукыр тавык, шуны да саплый алмыйсың инде, дип шаяртып сүгә.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X