Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөнирә әби: «Минем яшьне шутлап бетереп булмый!»

Юынчы авылында районыбызда иң өлкән кешеләрнең берсе Мөнирә әби Әхмәтова яши. Аңа быел көз, Аллаһ боерса, 102 яшь тула!

Күз алдына китерәсезме, бер гасырдан артык гомер узган. Ә Мөнирә әби яшьлек елларын бүгенгедәй хәтерли. Гомеренең иң гүзәл чагы, 28 яшендә өч бала белән тол калган хатын-кыз ул. Шул каһәр суккан сугыш яраткан Габбасыннан аера, балаларын әтисез итә. Җанга якын кешесеннән аерылу газабына өстәлеп, берсеннән-берсе авыр еллар уза. Ничек кенә кыен булса да, Мөнирә әби балалары хакына бирешми. Заманында ат, сыер җигеп, җир сукалый, Свияжскийдан чәчүлек орлык ташый, бер генә авыр эштән дә читтә калмый. Ачлы-тук­лы яшәсәләр дә, баш ими, яраткан иренә гомере буе тугрылык саклап, балалар дип тырыша.
- Габбас бик матур иде минем. Озак йөрешмәдек, 19 яшьтә тормыш кордык. Өченче баламны ул сугышка киткәч таптым. Кулымны сорап килүчеләр дә булды, ирем кебекне тапмадым, эзләмәдем дә. Эш белән гомер узып китте, балам, - дип сөйли ак яулыклы әбекәй.
Аның 9 ел гына бергә бәхетле яшәп калган ире турында, күпме гомер узгач та, шулай җылы итеп сөйләвен тыныч кына тыңлап та булмый. Күзгә яшьләр килә... Менә кайда ул мәңгелек сөю!

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 31нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев