Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көне булачак. Аны ислам дөньясында мөбарәк бәйрәм буларак билгеләп узалар. Ул рабигул әүвәл аеның 11нче киченә туры килә.
Бу айда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең яшәү рәвеше, әхлагы турында аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, дога кылалар.
Яшел Үзәндә дә быел бу бәйрәмне зурлап билгеләргә җыеналар. Ул 20 декабрьдә 14 сәгатьтә А.М.Горький исемендәге мәдәният сараенда булачак. Тамашачылар өчен эчтәлекле программа каралган.
Бәйрәмне Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин ачып җибәрә.
Пәйгамбәр тормышын яктырткан сәхнәләштерелгән күренешләр куела. Бу чарада «Әбү-Хәнифә» мәдрәсәсенең «Бәләкәч» үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә концерт номерлары күрсәтергә җыена.
Бәйрәмдә, әлбәттә инде, мөнәҗәтләр дә укылачак, догалар кылыначак.
Конкурслар, балалар чыгышлары, мәктәп-мәдрәсәне тәкъдир итү, дини күргәзмәләр, Габдулла Тукай шигырьләрен уку программага кертелгән.
Бәйрәмдә Җәмигъ мәчете һәм «Тынычлык» мәчете имам-хатыйблары да чыгыш ясаячак.
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Нет комментариев