Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә тукланган өчен бәя арта

«Әнием, мин бүген ашамадым», - дип кайтып керде беркөнне кызым мәктәптән. Шайтан гына икән, тагын карточкамны тикшерергә онытканмын бит, әле акча салып кергән генә идем, кай арада беткән диген? Баламның биш дәресен ач килеш укып чыгуында бары үзем гаепле. Яңа система буенча, хәер, бигүк яңа да түгелдер, баланың туклануы өчен...

Баланы мәктәптә кайнар аш белән тәэмин итү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Районда укучыларны бер тапкыр кайнар аш белән тукландыру 100% оештырылган. Бу 14,5 мең бала дигән сүз. Шәһәр һәм районның 16 мәктәбендә туклануны «Мәктәптә туклану» җәмгыяте, икесендә - «Надежда» җәмгыя­те, 23 авыл мәктәбендә кайнар ризык белән тәэмин итү мөстәкыйль оештыра. Әлеге теманы бу атнада узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрделәр. Чөнки яңа елдан бу өлкәдә дә үзгәрешләр булачак.
Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү муниципалитеттан зур җаваплылык сорый. Беренчедән, санитар таләпләргә туры килүне һәм азыкның калориялелеген контрольдә тоту. Икенчедән, туклану бәясен көйләү.
- Мәктәптә туклану бәясе ел саен инфляция барышын һәм кулланучылар бәясе индексы үсешен исәпкә алып карала. Хәзерге вакыттагы бәя ел башында район башкарма комитеты боерыгы белән тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта әти-әниләр өчен түләү 12%ка артты, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 93нче санында.
Тулырак - газетал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X