Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәптә баланы 6 сум 10 тиенгә ашатып буламы?

Балаларны мәктәп ашханәсендә кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе үзенчәлекле булып, һәр уку елы саен үз проблемаларын тудырып тора. Әйтергә кирәк, мәктәптә белем алучы һәр балага бюджеттан, дәүләт билгеләгәнчә, 6 сум 10 тиен бүлеп бирелә.

6 сум 10 тиенгә генә баланы кайнар аш белән туйдырып булмый. Монысы инде аермачык. Шуңа күрә, гадәттә, аңа ата-аналар да кушыла. Әмма күп балалы һәм уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны ашатуга әти- әниләре түли алмый һәм алар 1992 елда ук Россия Президенты булган Борис Ельцин әмеренә нигезләнеп, җитәкчелеккә балаларын кайнар аш белән бушлай ашатуны сорап мөрәҗәгать итә. Тик 1992 елгы карар бүгенге көнгә ярашмый. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район Советының бишенче сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева сөйләде.
- Без муниципалитет тәкъдиме белән Казан һәм Мәскәү өлкәсендәге Домодедово шәһәрләре тәҗрибәсен өйрәнергә булдык, - ди идарә җитәкчесе депутатлар каршында чыгыш ясап. - Бу шәһәрләрдә бөтен балаларга да бюджеттан бирелүче 6 сум 10 тиен акчаны бер урынга туплап, мохтаҗ балаларны мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүгә тоталар. Шуның белән алар зур проблеманы хәл итә. Шундый тәҗрибәне бездә дә кулланып булмас­мы дигән уй белән ата-аналар арасында социаль сораштыру уздырдык.
Безнең район территориясендә 45 мәгариф оешмасы булып, аларда 14561 бала белем ала. 887 күп балалы гаиләдә 1879 мәктәп укучысы исәпләнә. Анкеталауда барлыгы 11523 кеше катнашкан (шәһәрдән - 7589, районнан - 3934). Нәтиҗәсе буенча сораштырылган ата-аналарның күпчелеге 6 сум 10 тиенне мохтаҗ балаларга бирергә кирәкми дигән фикерне әйтергә тырышкан. Саннар теле белән ул болайрак:
Район мәктәпләре буенча
3934 кешенең 1271е субсидиядән баш тарту өчен тавышын бирсә, 2663е каршы чыккан.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетабызның 84нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев