Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

44 муниципаль мәгариф учреждениесе 15 меңнән артык укучыны кабул итәргә әзер

Ведомствоара комиссия мәгариф учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Тикшерү барышында комиссия әгъзаларының һәркайсы үз компетенциясендәге җитешсезлекләрне билгеләде.
- Алдан барлык җитәкчеләргә дә күрсәтмәләр бирелгән иде. Аерым алганда, алар идәннәргә җәелгән линолеумнарга, ишекләргә кагылды, - диде ОНД өлкән инспекторы Рамил Хаҗиәхмәтов. - 7нче мәктәптә линолеумны шунда ук бөтен җирдә алмаштырдылар. 17нче мәктәптә коридорда янгынга каршы перегородка куелды һәм шулай ук стенадан һәм идәннән янучан матдә алынды. Актлар залында, ашханәдә, баскыч мәйданнарында янучан линолеум урынына плитка салынды. Бөтен мәктәпләр дә диярлек хәзер мониторинг системасына күчте. Приемка бөтен мәктәпләрнеңдә уку елына әзер булуын күрсәтте. Моңа ел саен уздырыла торган планлы эш ярдәм итте.
Янгын күзәтчелеге инспекторлары эвакуация юлларын, янгын сүндерү материалларын, янгын сигнализацияләрен карап чыкты . Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да даими рәвештә өйрәтү тренировкалары уздырыла.
Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев