Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәпләрдә гашыйклар көне үткәрелмәскә тиеш

Дәүләт Думасы депутаты Милонов фикеренчә, бу бәйрәмнең асылы юк, анда тирәнлек һәм фәлсәфи акыл юк.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Россия мәктәпләрендә изге Валентин көнен бәйрәм итүне тыярга тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать итте. 

Парламентарий фикеренчә, бу бәйрәм үзендә тирән һәм фәлсәфи фикер йөртми. . 

Милонов шулай ук мәктәпләрдә бу бәйрәмне оештыру яшүсмерләрнең никах һәм мәхәббәт турындагы күзаллауларын бозарга мөмкин, дип курка. Моннан тыш, депутат изге Валентин көне Россия мәдәнияте традицияләренә каршы тора дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев