Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп һәм укытучы – авылның тотнагы (2нче кисәк)

- Миләүшә ханым, асрамага бала алырга нәрсә этәргеч булды? Бу бит инде «әйдә, бер кызык булсын», дип кенә эшләнә торган нәрсә түгел.

- Мин бу авылга укытырга килдем, ул вакытта 9 еллык урта мәктәп гөрләп эшли иде. Шушы Олы Шырдан егетенә кияүгә чыгып ике бала үстердек. Гомерем буе авыл мәктәбендә белем бирдем. Авыл картая, балалар тумый - урта мәктәп шулай итеп башлангыч мәктәп кенә булып калды. Инде анысына да ябылу куркынычы яный, чөнки балалар юк. Укытучы Гөлнара Абдуллина белән сөйләштек тә, ә нигә мәктәпне саклап калмаска?! Менә шундый уй этәрде безне ул адымга. Үзегез беләсез, җиңел генә эшләнми ул эш, документлар артыннан гына күпме йөрисе, бер ай Казанда курсларда психологлар белән шөгыльләндек. Ул курслардан башка свидетельство бирмиләр.
- Ә гаиләләрегез бу тәкъдимне ничек кабул итте?
- Гөлнараныкылар да минекеләр дә безне аңладылар, рәхмәт аларга. Гөлнараның әле каенанасы белән каенатасы да исән-саулар, алар бергә яшиләр, Аллаһка шөкер, булышырга кешеләре бар. Минем балалар таралган, ирем эштә, шуңа күрә кая барсам да, нишләсәм дә - бала янымда.
- Алар белән дә таныштырып уз инде, Миләүшә апа.
- Безнең бала Харисов Никита, 3 сыйныфка бара, ә Абдуллиннарныкы Абросимов Константин, 1 сыйныфка укырга керәчәк. Мәктәптә укучылар саны 4 балага җитте, балалар бакчасына 5 бала йөри. Шулай итеп, берничә елга авылның гомере озынайды, - диде ул елмаеп.
Никитаны да күрдек. Зәңгәр күзле бик матур малай. Сорауларга татарча җавап бирергә тырыша. Яңа гаиләдә бик ошый, диде. Ләкин, чит бала кергән гаиләгә дә, әлеге балага да беренче вакытларда җиңел түгелен һәрберебез аңлый. Аларны Ходай түземлек, сабырлык һәм ярдәменнән ташламасын. Олы Шырданның бу ике гаиләсенә сокланып туймаслык! Аларга бер җитәкче «мәктәпне саклыйм, дип, амбразураны үзегез белән каплаган кебек булдыгыз», дип юкка гына әйтмәгәндер. Укытучы ул гомер-гомергә авылның өлгесе, белем биргән һәр баланың кумиры булды. Бу батырлыклары үрнәк булып, башкаларны да мактаулы гамәлләр кылырга этәргеч булсын иде. Уңышлар сезгә, хөрмәтле укытучылар! Сездәй кешеләре булган авыл - бәхетле!

Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев