Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәктәп һәм укытучы – авылның тотнагы (1нче кисәк)

«Нинди авылның киләчәге юк?» - дигән сорауга, «мәктәбе ябылган авылның», - дип җавап бирер идем мин. Чөнки, балалы яшь гаилә үзенә дә, баласына да артык мәшәкать тудырмыйча гына белем алып булырлык яшәү урынын сайлаячак, гәрчә авылда бик каласы килсә дә. Кемнәрдер бүген-иртәгә ишекләренә йозак эләчәкләре котылгысыз булуын белеп тә, шул...

авылында ике укытучының балалар йортыннан үз гаиләләренә тәрбиягә бала алулары этәрде. Ике гаиләнең дә балалары инде зурлар: Миләүшә белән Әнвәр Талиповларның бер кызлары һәм бер уллары - икесе дә егерменең теге ягында; Гөлнара белән Ильяс Абдуллиннарның шулай ук ике бала: кызлары - 11 сыйныфка, ә уллары - 10 сыйныфка бара. Асрамага бала алу - курчак сатып алу гына түгел. Мондый изге һәм бик тә җаваплы адымны барлык якыннарың белән киңәшләшеп, җиде генә түгел, ә җитмеш кат уйлап башкарсаң да чакка гына туры килә. Чөнки син ул кечкенә кешенең язмышында бик зур һәм әһәмиятле роль башкарачаксың. Ана назына, гаилә җылысына тилмергән балага ул өмет иткәннәрне бирергә көчең җитәрме? Талиповлар белән Абдуллиннарны да мондый сораулар борчымый калмагандыр. Шулай да дөрес карар кабул итәрлек көч тапканнар алар. Әлбәттә, авыл өчен бу зур вакыйга. Моны хуплаучылар да һәм шулай ук, кирәкмәс сүзләр җиткереп, бутаучылар да булгандыр. Соңгылары күпчелек очракта «аның өчен хәзер фәлән хәтле акча түлиячәкләр, төрле ташламалар бирәчәкләр», диючеләр була. Андыйларга минем сорау бирәсем килә: «Акчасы да, ташламалары да булгач, нигә алмыйсыз асрамага бала? Ә бәлки берничәне?» Тиз генә баеп китәрсез. Бала саны күплегенә карап түләүләре да арта. Алмыйсыз. Чөнки монда эш акчада түгел! Чит кеше баласын тәрбиягә алу өчен олы йөрәк һәм батырлык кирәк.
Миңа авыл мәктәбе директоры Миләүшә Талипова белән очрашу насыйп булды. Кызыксындырган сорауларыма күңел булырлык җаваплар да ишеттем. Рәхмәт аңа.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X