Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МӘХӘББӘТТӘН НӘФРӘТКӘ...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Хат аша шатлыгымны сезнең белән уртаклашырга булдым әле. Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр.

Без сеңлем белән кечкенәдән үк бик тату яшәдек. Моңа яшь араларыбызның күп булмавы да сәбәп булгандыр – Алинә миннән бары тик ике яшькә генә зуррак. Без гел бергә йөрдек: бер мәктәптә укыдык, бергә уйнадык, бер-беребезне якладык, әгәр дә бераз әйткәләшеп алсак та, бик тиз дуслаша идек. Тик, бер иптәш кызыбыз мине матуррак дип әйткәннән соң, барысы да чәлпәрәмә килде...

Мин кара, ә Алинә сары чәчле булуга карамасатан, икебез дә бер үк дәрәҗәдә сөйкемле кызлар.  Шуннан башлап ул бөтен нәрсәдән гаеп таба башлады: әти белән әни дә, имеш, мине катырак ярата, ә аның турында кайгыртмыйлар да. Алар белән бик еш әрләшә, әллә ниләр әйтеп яла ягарга да күп сорамый. Әлбәттә ул нахакка рәнҗетте, әти белән әни беркайчан аермадылар, икебезне дә бертигез яраталар. Әмма Алинә елдан ел күбрәк үпкә һәм көнчелек туплады. Аның уйлавынча, миңа барлык өлкәдә дә уңыш һәм бәхет елмая, ә ул дөньядагы иң бәхетсез кеше.

Мин медицина институтын тәмамлап бик әйбәт шәхси клиникага эшкә урнаштым. Ә апа югары уку йортына керә алмады, супермаркетта сатучы. Араларыбыз киеренке, апа минем белән аралашмый, диярлек. Бервакыт, уртак танышыбыз икебезне дә туган көненә чакырды һәм анда аның башка шәһәрдән кайткан туганы Әнәс тә бар иде. Ул егет Алинәгә дә, миңа да ошады. Тик Әнәс нигәдер мне сайлады, еш кына безгә килеп йөри башлады. Ике як әти-әниләр дә чын күңелдән безнең өчен сөенделәр. Эшләр туйга якынлашты. Шул вакытта мине бер айга командировкага җибәрделәр һәм Алинә бу моменттан бик оста файдаланып, Әнәс белән безнең арага “кара мәче” җибәрде: имеш мин эш белән түгел, ә сөяркәм янына киткән, имеш мин аны яратмыйм, ә бары тик байлыгына кызыгам. Бу гына да түгел, мин сине өзелеп яратам, синең өчен иң әйбәт хатын булачакмын, дип тә караган. Әмма Әнәс акыллы һәм төпле егет, боларның берсенә дә ышанмаган. Болай барып чыкмагач, минем булачак каенанамны миңа каршы котыртып караган – бушка. Туебызны да өзәргә маташты, туй күлмәгемне кискәләп ташлаган иде, шуңа мин актан түгел, гади күлмәктән язылыштым. Әти белән әни дә, мин дә апаны акылга китерер өчен ни генә эшләмәдек, нәтиҗәсез. Минем шундый балачактагы кебек дус һәм тату яшисем килде, тик Алинә теләмәде...

Ул, адресын беркемгә дә белгермичә (хәтта әти-әнигә дә) башка шәһәргә китте. Аның өчен гел борчылудан әни авырый башлады, кайсы ананың йөрәге түзсен?! Аны хастаханәгә салдылар һәм ул әти белән миннән, Алинәне табачакбыз, дип сүз бирдерде. Мин барлык дусларыннан сораштырдым, берсенең дә апаның адресын бирәсе килмәде, чөнки ул аларга шулай кушкан. Ниһаять, әни турында әйткәч, берсе телефон номерын бирде. Чит номердан шалтыратып, әнинең үтенечен тапшырдым. Ул ике көннән кайтты... Көне – төне икебез дә әни белән булдык һәм ул тернәкләнә башлады. Аның янында без татулашкан кыяфәт ясасак та, палата ишегенең теге ягында бар да элеккечә кала бирде. Бервакыт, уйламаганда-көтмәгәндә ул миңа кафега кереп сөйләшеп утырырга тәкъдим итте һәм үзенең хаксыз булуын, өйгә кайтасы килүен әйтте. Чынлыкта бала көтүен, әмма әтисез үстерәчәген белдерде. “Әти белән әни куып чыгармаслармы икән?” – диде. Минем моңа каршы, син нәрсә, без бит сине барыбызда бик яратабыз, дигәч, елап җибәрде.

Тиздән оныгы туачагын белгәч, әнинең хәлләре тагын да яхшырды. Шулай итеп гаиләбездә кабат тынычлык урнашты. Ирем белән апаның аралары ничек булыр икән, дип кайгыруым да юкка булды, алар узганнарны онытып, берни дә булмагандай аралашырга көч таптылар. Күптән түгел Алинә Кәримебезне алып кайтты, нәниебез безне тагын да якынайтты.

Безнең күңелсез гаилә тарихының ахыры менә шулай бәхетле тәмамланды. Күп кенә туганнар, аның һәр балага да җитәрлек булуын аңламыйча ата-ана мәхәббәтен бүлешә алмыйча, үзара ызгышып яши. Апа-сеңелләр, бер-берегезне яратыгыз һәм беркайчан да аңлашылмаучылыкка юл куймагыз!

Гаиләгездә татулык теләп, Галия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев