Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәк үстерүчеләрне аулыйлар

Яшел Үзән муниципаль районында «Мәк» оператив-профилактик операциясенең беренче этабы тәмамланды.

Әлеге чараның максаты наркотиклы үсемлекләргә бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм наркочималны әзерләү урыннарын ачыклау булып тора.
Операция барышында тыелган үсемлекләр сатуга бәйле 1 җинаять эше кузгатылды.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп санлы кисәтүләргә карамастан, наркотик матдәле үсемлекләрне элеккечә табу җиңел һәм алар әйләнештә булуын дәвам итә. Әлеге үсемлекләр үстерелгән, әзерләнгән һәм сатылган урыннарны юкка чыгару максатыннан төрле чаралар уздырыла.
«Мәк» операциясе кысаларында Яшел Үзән полицейскийлары мәк һәм киндер үстерүнең 13 урынын ачыклады һәм юк итте. 370 грамм үсемлек законсыз әйләнештән алынды. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозулар турында 22 беркетмә төзелде.
Исегезгә төшерәбез, наркотиклы үсемлекләргә бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар турында Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең ышаныч телефонына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин:
Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлеге:
4-35-24;
Татарстан Респуб ликасы буенча бердәм ышаныч телефоны:
8(843)291-20-02;
«Мәк» операциясенең икенче этабы 6 августтан 15 августка кадәр узачак.

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев