Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Мәк” операциясе башланды

Татарстан Республикасында 27 июньнән "Мәк-2016" оператив-профилактик операциясенең 1нче этабы башланды.

Максаты - законсыз рәвештә наркотик культуралар үскән урыннарны ачыклау һәм юк итү, наркотиклар әзерләүчеләрнең кыргый әфьюнлы үләннәр үскән урыннарга үтеп керүенә киртә кую. Кайберәүләр, чәчәге матур дип, мәкне бакчасында үстерә, бу исә катгый тыела. Андый бакчачылар ачыкланса, җаваплылыкка тартылачак, Операция 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белүчеләрнең, мәк-киндер үскән урыннарга юлыгучыларның бу хакта 02, 2-32-02, 2-33-42 телефоннары аша яки Saby.tatarstan.ru сайтының "Правоохранительные органы" бүлегенә кереп, хокук саклау органнарына хәбәр итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X