Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мисырдан Татарстанга 227 пассажир кайткан

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарсанга бүген иртән Хургададан кайтып җиткән 227 пассажирның 58е - балалар.

Мисырдан очу тыелганнан алып, Татарстанга 7 авиарейс ясалган. Аларда республикага 1557 кеше кайтарылган. Шуларның 387се - балалар. Моннан тыш аерым рейс белән 17 берәмлек багаж кайтартылган. Аларның 5се хуҗаларына тапшырылса, калган 12се "Казан" аэропортының саклау камерасына урнаштырылган.


ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Мисыр Гарәп республикасы территориясендә Татарстаннан 2500ләп кеше бар. Шарм-Эль-Шейхтан Татарстанга чираттагы рейс бүген 13:00 сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш.

Иртәгә, 11 ноябрьдә, "Казан" аэропортында Хургададан - ике, Шарм-Эль-Шейхтан бер рейсның кайтып җитүен көтәләр.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев