Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мир» картасына күчү җәйгә кадәр озайтыла

Белә идегезме?

Белә идегезме?
Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Банкы, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, пенсияләрне һәм социаль түләүләрне «Мир» милли түләү системасы карталарына мәҗбүри күчерү вакытын 2021 елның 1 июленә кадәр озайтты.

Исегезгә төшерәбез, бу пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла.

Бу таләп почта элемтәсе бүлек ләре, пенсияләр китерү белән шө гыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.

Пенсия фондына счетның яңа реквизитларын яки пенсия белән тәэмин итү ысулын сайлап алуны ПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет» аша электрон рәвештә, шулай ук шәхсән, КФҮ яки ПФ территориаль органында гариза биреп, тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев