Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минздрав Яшел Үзәнгә куратор билгеләргә әзер

Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясе көнендә Васильевода булган чарада ТР сәламәтлек саклау ми­нистры Адель Вафин катнашты. Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов үз чыгышында район медицинасы өлкәсендә инсульттан үлем-китемнәрне киметү өстендә эшләргә кирәклеген билгеләде. Былтыр балалар арасында үлем очракларын тотрыкландыру мөмкин булмаган. Баш табиб агымдагы елда ремонт...

Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясе көнендә Васильевода булган чарада ТР сәламәтлек саклау ми­нистры Адель Вафин катнашты.
Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов үз чыгышында район медицинасы өлкәсендә инсульттан үлем-китемнәрне киметү өстендә эшләргә кирәклеген билгеләде. Былтыр балалар арасында үлем очракларын тотрыкландыру мөмкин булмаган. Баш табиб агымдагы елда ремонт таләп ителгән объектларны санап чыкты. Болар - Яшел Үзәндә бала тудыру йорты (бер өлеше ярты ел элек ремонтланган, әмма бина әле дә булса эшләми). Васильевоның поликлиникалары искергән һәм аларда бер тапкыр да капиталь ремонт булмаган.
Муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров муниципалитетның кирәкле белгечләрне районга җәлеп итү өчен ярдәм итәргә әзер торуын әйтеп узды.
- Баш табиб үз чыгышында биргән бәя белән мин килешәм,- диде сәламәтлек саклау министры Адель Вафин.- Бу хакта фактлар үзләре үк әйтеп тора. Рейтингта 38нче урыннан 23 урынга күтәрелү балалар арасында үлем-китемнәрнең кимүе, аналар арасында үлемнәрнең булмавы аркасында булды. Шуңа күрә бала тудыру йортына ярдәм итәргә кирәк. Йогышлы авырулар дәваханәсен ремонтлауга акча аз тотылмады, шуңа күрә аны да файдалануга тапшырырбыз. Без сезгә куратор билгеләргә дә каршы түгел, чөнки районда потенциал бар. Беренче чиратта ул - грамоталы белгечләр. Без сезгә йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәге төзедек. Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшыр­туга да шактый акча бүлеп бирелде.
Акция кысасында 4 авыл җирлегендә: Норлат участок дәваханәсендә, Карамалы Тау, Зур Ключи һәм Октябрьский амбулаторияләрендә рес­­­­­­­­­­­­­публиканың кардиолог, невролог, окулист, онколог кебек белгечләре халыкны кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев