Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минималь хезмәт хакы арта

ТР Профсоюзлары федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр оешмасының координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2015 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында килешү (алга таба - Килешү) төзелде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба - Министрлык).

Килешүдә, Татарстан Республикасы экономикасының бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләүчеләргә аена 7309 сумнан ким булмаган күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләү каралган.
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләргә минималь хезмәт хакы «Ми­нималь хезмәт хакы» Федераль законына (2015 елның 1 гыйнварыннан башлап аена 5965 сум) нигезләнеп билгеләнә.
Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантияләрен үтәмичә хезмәт закончалыгын бозуга юл куйган эш бирүчеләр, административ тәртип бозучылар турындагы РФ Кодексының 5.27 статьясы буенча җаваплылыкка тартылалар.
Шуңа бәйле рәвештә, әгәр дә айлык эш сәгатьләре нормасын тутырып эшләгән дәвердә дә сезгә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан азрак түләгәннәр икән, үзегезнең хезмәт хокукларын яклау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев