Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минфин ташламалы ипотеканы субсидияләштерүне туктата

Хөкүмәт ташламалы торак ипотекасы буенча процент ставкаларын субсидияләштерүне дәвам итәргә җыенмый. Бу турыда журналистларга РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерде. Шулай булса да хөкүмәт девелопер секторына ярдәм итүнең башка чараларын эзли. Министрлар Кабинеты 2015 елда беренчел торак сатып алганда ипотека кредитлары буенча процентларны субсидияләштерү өчен Россия банкларына 20 миллиард...

Хөкүмәт ташламалы торак ипотекасы буенча процент ставкаларын субсидияләштерүне дәвам итәргә җыенмый. Бу турыда журналистларга РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев белдерде. Шулай булса да хөкүмәт девелопер секторына ярдәм итүнең башка чараларын эзли. Министрлар Кабинеты 2015 елда беренчел торак сатып алганда ипотека кредитлары буенча процентларны субсидияләштерү өчен Россия банкларына 20 миллиард сум бүлеп бирүне планлаштырган иде. Бу еллык ставкаларның 12 проценттан арттырмау өчен эшләнде.

Бу Россия банклары 400 миилиард сумлык ипотека кредитлары бирү өчен дә эшләнде. Соңрак хөкүмәт ташламалы ипотека программасын тагын да киңәйтеп, кредитлар өчен 700 миллиардка кадәр акча бүлеп биргән иде. Әлеге программа 2015 елның 1 мартыннан 2016 елның 1 апреленә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X