Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе эшлекле бара (+фотолар)

Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үзенең эшен дәва м итә. Безнең 1нче лицей укучылары да бу акциядә актив катнаша. Без Яшел Үзәннең үзәк урамнарында, мәдәният йортлары тирәләрендә татар теле турында халык белән сөйләштек. Шәһәр электр челтәре предприятиесендә эшчеләр белән кызыклы очрашулар уздырылды. Балалар бакчаларында, "Рәхәт" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә...

Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үзенең эшен дәва м итә. Безнең 1нче лицей укучылары да бу акциядә актив катнаша. Без Яшел Үзәннең үзәк урамнарында, мәдәният йортлары тирәләрендә татар теле турында халык белән сөйләштек. Шәһәр электр челтәре предприятиесендә эшчеләр белән кызыклы очрашулар уздырылды. Балалар бакчаларында, "Рәхәт" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрдек, татарча өйрәнү өчен буклетлар тараттык, татлы күчтәнәчләр өләштек. Лицей укытучылары ярдәмендә Яшьлек урамыннан Эссен кибетенә кадәр шушы акция уңаеннан автойөгереш оештырылды. Кибеттә укучылар җыр-биюләре белән сатып алучылар игътибарын шушы акциягә юнәлтте.

Ләйсән Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев