Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин – Россия гражданины!»

Бүгеннән алар үз гамәлләре өчен үзләре җаваплы.

Чөнки әлегә кадәр төп документлары саналган туу турындагы таныклыктагы кебек, үзенең исем-фамилиясе янында аның өчен җаваплы булып, әти-әнисенеке инде тормый.
«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы «Гражданлык сәгате» дигән яңа акция башлады. Аны активистлар республикабызның яшьләренә адреслады. Акциянең асылы - 14 яшьлек яшүсмерләргә паспорт тапшыру процедурасын, үзләрен илебезнең һәм туган респуб­ликабызның язмышы өчен җаваплы Россия гражданнары итеп тоярга ярдәм итәрлек тантаналы, истә калыр­лык церемониягә әйләндерү. Алар бу теләкләренә иреште дә. Чөнки, балалыктан чыгып зурлар ягына аяк басучы яшьләр өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч әлеге вакыйга дәрәҗәле итеп оештырылган иде. Чара, патриотик музыка астында «Безнең заман герое» дип исемләнгән фото күргәзмә белән башланып китте. Аны балалар гына түгел, аларны котларга килгән мәртәбәле кунаклар да кызыксыну белән карады. Чөнки анда, үз гомерләрен куркыныч астына куеп башка кешенекен сакларга ташланган, батыр йөрәкле якташларыбыз куелган иде.
- Хәзер сезнең бар нәрсәгә дә хокукыгыз бар һәм шуның белән бер рәттән гамәлләрегез өчен җаваплылык та бүгеннән үз өстегездә. Бүгенге хисләрне, киң эчтәлекле кечкенә генә документны кулыгызга алганда исегездә тотсагыз иде, - диде районыбыз башлыгы Александр Тыгин, туган ватаныбызны саклаучы һәм яратучы гражданнар булырга өндәп.
Үсеп җиткән ул-кызларының кулларына җитди документ тапшыруларын карап, балаларының бу моменттагы хисләрен уртаклашырга килгән ата-аналарның да дулкынлануы сизелә иде.
Чарага тагын да тантана өстәп, Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов та балаларга җылы теләкләрен җиткерде:
- Сезнең буын - Россиянең киләчәге, иртәме-соңмы бу шәһәр, илебез сезнең кулга калачак. Хәзердән үк һәрберегездә югары хис - патриотизм булырга тиеш. Туган җирегезне, туган илегезне яратыгыз! Шуннан башка лаеклы граждан булып булмый. Паспорт алу белән әлеге зур тормыш прог­раммасын башлыйсыз, дигән сүз. Хәерле юллар, дуслар! - дип, Татарстанда баручы яшьләр белән системалы рәвештә патриотлык эшенең мөһимлеген билгеләде һәм бу үрнәкне федераль дәрәҗәдә дә куллану мөмкинлеген ассызык­лады.
Шулай итеп, бу көнне 26 яшүсмер дәрәҗәле шәхесләр хәер-фатихасы белән, балачактан чыгып зур тормыш ягына беренче адымнарын ясады.
«Безнең заман герое» проекты Александр Тыгинга сертификат тапшырды. Ул үз чиратында, районыбыз яшьләре һәр көнне нинди дә булса батырлык эшләүләрен җиткерде:
- Героизм бик зур да бик кечкенә дә була ала. Безнең аңлавыбыз буенча, батырлык ул гади генә ярдәм дә булырга мөмкин. Яхшы кешеләр булыйк. Иренмәгез, без сезгә бүген тапшырган Конституцияне укып чыгыгыз һәм шуның буенча яшәргә тырышып илебезнең лаеклы гражданнары булачагыгызга без ышанабыз. Уңышлар сезгә!
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев