Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин дә себерке әзерләдем быел

Ике елдан бирле шәһәр мунчасына ияләштем әле. «Фу, ничек йөрисең син шунда?! Үзе котсыз, үзе иске. Чисталык та «под большим вопросом»дыр әле!» - ди танышларым. Анысы шулай инде, тик бер мунчага ияләшеп китсәң, шәһәрнеке дип тормыйсың, шимбә-якшәмбе җиткәнне көтеп кенә тора башлыйсың! Анда үзгә бер дөнья. Анда барысы да бертигез...

Ике елдан бирле шәһәр мунчасына ияләштем әле. «Фу, ничек йөрисең син шунда?! Үзе котсыз, үзе иске. Чисталык та «под большим вопросом»дыр әле!» - ди танышларым. Анысы шулай инде, тик бер мунчага ияләшеп китсәң, шәһәрнеке дип тормыйсың, шимбә-якшәмбе җиткәнне көтеп кенә тора башлыйсың! Анда үзгә бер дөнья. Анда барысы да бертигез һәм барысы да бертөрле. Матур күлмәк тә, макияж да, прическа да юк - барысы да анадан-тума! Әмма нәрсә белән дә аерылып торырлык булмаса, хатын-кыз хатын-кыз булмый инде! Барыбер нәрсә белән булса да шаккатыра безнең халык! Кемдер бөтен мунчаны хуш искә төреп, тәненә - кофе түбе, ә битенә - Илет күленнән алып кайткан тозлы кара балчыкны сылый. Кемдер - зәп-зәңгәр, ә кемдер ямь-яшел булып йөри. Ә чабыну бүлмәсендә хатын-кызның шулкадәр чабынуын күреп, биргән бит сәламәтлекне дип, тел шартлатасың. Ә себеркеләрен кара син, себеркеләрен! Берсенеке - каенныкы булса, икенчесенеке имән ботагыннан ясалган. Өченчесен бөтенләй парилкадан куып диярлек чыгардылар, чөнки ылыслы себеркедән бик нык хуш ис чыга. Узган атнада шулай бер ханымга әлеге истән аллергия булган икән һәм бүген бу ханым вә туташлар безгә дә начар булмасын, дип шөбһәләнәләр.
Кыскасы, мин дә быел себерке җыярга булдым әле. Аякларымны булса да чабармын!
Себеркене юкә чәчәк аткач җыярга мөмкин, имеш. Узган шимбәдә ирем Җәүдәт белән Луговское авылы янындагы урманга киттек. Якында гына күл. Җәүдәт балык тотты. Мин, Интернеттан алган мәгълүматларны искә төшерә-төшерә, себеркелек җыйдым. Ә аңа кадәр менә бу эш турында менә нәрсәләр белгән идем.

Себеркелекне җәй башында кояшлы коры көндә җыялар.

Агачның калкурак урында үскән булуы шарт.

Себерке җыйнак, кечкенә булырга тиеш. Калын, авыр себерке уңайсыз.

Каен себеркесе кәефне күтәрә, иммунитетны арттыра. Сулыш органнары өчен яхшы.

Имән себеркесе исә кан басымын төшерә, стрессны, арганлыкны бетерә.

Имән себеркесен мунча ташында тотып торсаң, тәмле ис чыгара.

Имән себеркесе өчен материалны әрекмән күп үскән җирдән җыярга кирәк. Мондый имән яфраклары чыдамрак санала.

Имән себеркесен дымлы, күләгәле урында җыялар.

Юкә себеркесе белән чабыну салкын тигәндә бик урынлы. Тик температурагыз югары булмасын.

Ылыслы себерке организмны ныгыта. Невралгиядән, ревматизмнан файдалы.

Тагын әле кычыткан, зирек себеркесе бар. Кычыткан буыннар сызлаганда яхшы. Ә зирек шуңа өстәп салкын тигәндә менә дигән дәвалану чарасы.
ДМиләш себеркесе организмны «уятып» җибәрә. Берәр сынау яки эш алдыннан чабынып алсаң, һичшиксез, уңышка ирешәчәксең!

Шулай итеп, Җәүдәт абыегыз 10 балык тоткан арада,10 пар имән себеркесе әзерләрлек материал җыйдым. Кайткач, икәүләп себерке бәйләдек. Себерке түгел, чәчәк бәйләмнәре булды ул! Берсен нарат ботакларыннан ясап карадым әле.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев