Милләтләр күп булган илдә «дуслык» сүзе бик кыйммәтле
«Салават күпере» III милли-мәдәни республика фестиваленең гала-концерты «Родина» музыка театрында узды.
Бу фестиваль Татарстанның төрле милләт халыкларын берләштерә, традицияләрен, телен, фольклорын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү буенча зур мәйдан булып тора. Зона турларында 2000ләп бала катнашты. Финишка республика районнарыннан бары иң-иңнәре җыелды. 2015 елдан башлап фестивальнең гала-концертлары төрле шәһәрләрдә узачак. Быел ул бәхет Яшел Үзән шәһәренә тәтеде.
- 26 апрельдә Татарстанда зур бәйрәм - Туган тел көне. «Салават күпере» фестиваленең гала-концерты да шул көнгә беренче адым дип әйтергә мөмкин. Балаларыбыз башка милләтләр белән аралашып, дус яшәүләре бүгенге көндә бик мөһим. Рөстәм Миңнеханов сәясәте дә нәкъ шуңа юнәлтелгән: республикабызда яшәгән 115 милләтнең һәрберсенең теленә, мәдәниятенә ихтирам белән карау күңел түребездә булырга тиеш, - диде фестивальне ачу тантанасында Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.
Язманың тулырак вариантын газетаның 30нчы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев