Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли рухлы балалар кайда тәрбияләнә, дисәгез...

Безнең балалар бакчасында бер матур күркәм традиция гадәткә керде. Ел саен Әниләр көне уңаеннан, бакчабызга Яшел Үзән мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәтне чакырабыз. Бу уңайдан без, тәрбиячеләр, бәйрәм оештырабыз, татар милләтеннән булган әти-әниләрне чакырабыз һәм балалар катнашында концерт күрсәтәбез. Бәйрәмнең асылында әни кешенең мөһимлеген бәяләү, ана статусын югарыга кую максаты ята....

Безнең балалар бакчасында бер матур күркәм традиция гадәткә керде. Ел саен Әниләр көне уңаеннан, бакчабызга Яшел Үзән мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәтне чакырабыз.
Бу уңайдан без, тәрбиячеләр, бәйрәм оештырабыз, татар милләтеннән булган әти-әниләрне чакырабыз һәм балалар катнашында концерт күрсәтәбез. Бәйрәмнең асылында әни кешенең мөһимлеген бәяләү, ана статусын югарыга кую максаты ята.
Ап-ак яулык бәйләгән кызларга, чигүле түбәтәйләр кигән малайларга карап, сокланмый мөмкин түгел. Нурлы йөзле сабыйлар!
Бәйрәм җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Габделхәмит хәзрәт әниләрне бәйрәм белән котлады, балаларның миһербанлы, шәфкатьле булып үсүләрен теләде.
Әти-әниләр хәзрәтне таң калып тыңладылар, ул матур, үтемле итеп сөйли белә шул. Дин әһелләре хәйриячелек белән киң шөгыльләнә, безгә дә буш кул белән килмиләр. Узган ел берничә төркемгә келәмнәр бүләк итсәләр, быел музыкаль үзәк алып килделәр.
Хәзрәт үзе балаларын бакчага йөрткән әти кеше буларак, безнең эшебезне яхшы белә. Бу турыда ул менә нәрсәләр әйтте: «Балалар җылы матур бакчага йөриләр, монда беренчел белемнәр алып, тәрбияләнәләр. Төрле алымнар, уеннар, сәхнә әсәрләре аша балаларны яхшыны начардан аерырга, күрә, тоя белергә өйрәтәсез. Менә шушы бәйрәмнәр балалар күңелендә мәңгегә уелып калсын иде һәм балаларыбыз безнең дәвамчыларыбыз булсыннар иде». Хәзрәт шулай ук мөселман бакчасы төзелә башлавын әйтте.
Безнең бакчада өч татар төркеме бар. Хәзерге вакытта татар мәктәпләре ябылган, күпчелек бакчаларда татар төркемнәре булмаган заманда бу бик куанычлы хәл. Мәктәпләрдә әти-
әниләрнең, хәтта үзләрендә татар каны аккан әниләрнең татар телендә укытуга һәм тәрбияләүгә каршы чыгулары турында ишеткәлибез. Ә без бәйрәмнәрне рәхәтләнеп милли рухта уздырабыз, татарча фикерли белгән балалар тәрбиялибез. Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр менә алар: Гөлназ Ямбушева, Рәмилә Хөснетдинова, Гөлгенә Зәбирова, Гөлия Әбүзәрова, Әлфинә Зәбихуллина. Аларның бурычы - татарның күркәм традицияләрен, йолаларын, әдәп-әхлак нормаларын белгән матур кызларын, батыр улларын тәрбияләү.
Шушындый матур кичәләр, әлбәттә, инде бакчабыз мөдире Гүзәл Әгълиуллина канаты астында, аның хәер-фатыйхасы белән уздырыла! Ахырдан күмәкләшеп, чөкердәшеп чәй эчтек. Мондый матур кичәләр тагын насыйп булсын! Әниләр көне ел буе дәвам итсен, әниләргә гомер буе игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк.
Лилия Гарипова,
«Алтын башак» 23нче балалар бакчасы хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X