Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли көрәш бәйгесенә чакырабыз!

Менә тагын бер ел узып та киткән. Яшь көрәшчеләрнең «Яшел Үзән» газетасы призына уздырылучы көрәш бәйгесе дә җиткән. Елның узганын сизмәсәк тә, көрәшче яшьләр аны көтеп ала. Һәм ел саен бу бәйрәм, язгы табигать уянган вакытка туры килеп, икеләтә бәйрәмгә әйләнә. Бу атна якшәмбесендә район яшьләре милли көрәш буенча ачык...

Менә тагын бер ел узып та киткән. Яшь көрәшчеләрнең «Яшел Үзән» газетасы призына уздырылучы көрәш бәйгесе дә җиткән. Елның узганын сизмәсәк тә, көрәшче яшьләр аны көтеп ала.
Һәм ел саен бу бәйрәм, язгы табигать уянган вакытка туры килеп, икеләтә бәйрәмгә әйләнә. Бу атна якшәмбесендә район яшьләре милли көрәш буенча ачык турнирда көч сынашырга җыена. Быел ул уналтынчы тапкыр уздырыла. Шушы вакыт эчендә көрәш мәктәбендә һәм филиалларында тәҗрибәле тренерлар кул астында шактый гына спортчы тәрбияләнде. Аларның кайберләре республиканың һәм хәтта Россиянең мәртәбәле ярышларында сыналып, дәрәҗәле урыннар алып кайтты һәм кайта. Алар, әлбәттә инде, безнең районның һәм укытучыларының зур горурлыгы булып тора. Хәзер Яшел Үзән сабан туйлары да алардан башка узмый. Шуны әйтергә кирәк, иң беренче көрәш түгәрәкләрен, 90нчы елларда милли көрәш уенын популярлаштыру максатыннан республика мәйданнарына чыгып, Яшел Үзән данын яуларлык көрәшчеләр тәрбияләү өчен, шәһәрнең спорт һәм физкультура үзәге директоры Марат Җамалиев беренчеләрдән булып оештырган иде. «Яшел Үзән» газетасы призына уздыру да шул вакыттан ук килә. Аңа республиканың якын районнарыннан да спортчылар чакыру гадәткә кертелгән. Бу ярышның хәтта иганәчеләре дә үзенеке. Ел саен алар җиңүчеләрне зурларлык бүләкләр алырга үз өлешен кертә. Еллар узып, үзгәрешләр дә булмый тормый, көрәш түгәрәкләрен көрәш мәктәбенә күчерделәр. Күченсә дә, бу мәктәптә дә көрәшче яшьләр тәрбияләүгә игътибар кимеми. Бу ярышларны оештыруда әлеге мәктәпнең директоры, үзе дә элеккеге көрәшче Илгиз Гайнуллин һәм аның коллективы күп көч куйды.
Быелгы ачык турнир, соңгы берничә елдан аермалы буларак, Чапаев урамының 1нче йортында урнашкан 4нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең иркен залында узачак. 10 сәгатьтә башлана. Барыгызны да көрәш бәйрәменә чакырабыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев