Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев - блогерларга: бергә шәһәребезне яхшырак итәбез

Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев шәһәр блогерлары белән очрашты. Аларның язылучыларының гомуми саны 140 меңнән артып китә.

Михаил Афанасьев аралашу вакытында билгеләп үткәнчә, 165 мең халкы булган 100 меңлек шәһәр һәм район өчен - бу тәэсирле саннар, кызыклы контентны күзәтүче кешеләрнең тулы бер армиясе.

"Сез - креатив егетләр, сезнең һәркайсыгыз үз блогларында мөһим темаларга кагыла, безнең шәһәр һәм район кешеләре тормышы турында, кызыклы урыннар, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйлисез. Яшел Үзәнне тагын да яшәү өчен уңайлырак итәр өчен безгә бергә эшләргә кирәк. Бездә искиткеч һәм талантлы кешеләр, кызыклы производстволар, мөһим проектлар, матур урыннар күп - барысын да халыкка күрсәтеп була», - дип башлады блогерлар белән әңгәмәне район җитәкчесе.

Әңгәмәдәшләр шунда ук аны хуплады, районда һәм шәһәрдә барысы да белми торган кызыклы урыннар күп булуын билгеләп үтте. Радик Хөснуллин сүзләренә караганда, шәһәрдә кайбер производстволар турында да мавыктыргыч итеп сөйләргә мөмкин. "Безнең шәһәрдә искиткеч кешеләр яши, язылучыларга гади гражданнар турында тыңларга кызык булачак, безгә алар аша уңай тарихлар сөйләргә кирәк", - дип өсти "Горе от ума" хатын-кызлар клубына нигез салучы Веста.

Аралашу вакытында блогерлар төрле темалар күтәрде, шул исәптән гражданнарга юридик ярдәм, балалар өчен "кайнар линия", яшьләр өчен ял итү, шәһәр дәрәҗәсен күтәрү турында. Алина Примерова Михаил Афанасьевны аның проектында катнашырга чакырды, ул анда кызыклы кешеләрдән интервью ала. Район җитәкчесе бу тәкъдимне уңай бәяләде. Алинә Горбунова сүзләренә караганда, вакыт белән бергә атлап барырга һәм һәр яшел үзәнленең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрергә мөмкин. ⠀ Очрашу ахырында аралашуның мондый форматын саклап калу турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев