Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миграция законын үтәмәсәң, штраф түлисең

Хокук саклау органнары, аерым алганда шәһәр прокуратурасы УФМС бүлеге белән берлектә чит илдән килгән гражданнарга кагылышлы законнарның үтәлешен тикшереп тора. Федераль законга ярашлы рәвештә чит ил гражданнарының эшкә урнашырга, һөнәр сайларга, эшмәкәрлек яисә икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклары бар. Тик моның өчен аларның эшчәнлек алып барырга рөхсәт биргән тиешле рәсми...

Хокук саклау органнары, аерым алганда шәһәр прокуратурасы УФМС бүлеге белән берлектә чит илдән килгән гражданнарга кагылышлы законнарның үтәлешен тикшереп тора. Федераль законга ярашлы рәвештә чит ил гражданнарының эшкә урнашырга, һөнәр сайларга, эшмәкәрлек яисә икътисадый эшчәнлек белән шөгыльләнергә хокуклары бар. Тик моның өчен аларның эшчәнлек алып барырга рөхсәт биргән тиешле рәсми документлары булырга тиеш. Соңгы тапкыр миграция законы үтәлеше "Овощевод" ширкәтендә тикшерелгән.

-2014 елның 27 февралендә әлеге хуҗалык җитәкчесе терлекчелек фермасына Үзбәкстаннан килгән 44 яшьлек ирне терлекче итеп эшкә алган, - дип аңлата Яшел Үзән прокуроры урынбасары Нурия Хәмидуллина. -Әмма бу ир анда Россия территориясендә рөхсәт ителгән документларсыз гына эшләгән. Нәтиҗәдә хуҗалык җитәкчесен административ җаваплылыкка тартырга туры килде. Тикшерү барышында бу хуҗалыкта рөхсәтсез тагын бер Үзбәкстаннан килгән 37 яшьлек ирнең эшләве беленде. Бу очракта да җитәкчегә карата административ эш кузгатылып, штраф салынды.

Прокуратура муниципаль район территориясендә миграция законнарының үтәлешен тикшерүне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев