Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Метшин хәбәр иткәнчә, битлек режимы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 62 яңа очрагы ачыкланды.

Маска һәм перчаткалы режим ким дигәндә агымдагы ел ахырына кадәр сакланачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә иртәнге киңәшмәдә шәһәр башлыгы Илсур Метшин белдерде.

"Бу бер көнгә, бер атнага түгел, бер айга да түгел. Мондый режим, ким дигәндә, ел ахырына кадәр булачак ", - дип ассызыклады мэр.

Узган тәүлектә Татарстанда табиблар коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагын ачыклаган. Татарстанда диагностика башланганнан бирле Covid-19 ның 2849 очрагы теркәлгән. Авыручылар арасында 1959 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се - узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X