Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина кабинеты янында сыра

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре 9 сентябрьдә «халык контроле»нә килгән хәбәр буенча тикшерү уздырганда Комаров урамында медицина учреждениесе янында (стоматология) бүлеп сыра сату кибете урнашуы фактын ачыклаган.

- Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 29 маендагы «Якын-тирәсендә алкоголь продукциясен салып сату тыелган оешмалар һәм объектлар чикләре турында»гы 1224нче карарына ярашлы рәвештә андый учреждениеләрдән әлеге кибетләрнең ераклыгы 15 метрдан да ким булмаска тиеш, - дип аңлата контроль-инс­пекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин. - Әлеге очракта ераклык 7 метрдан артып китә. Шәхси эшмәкәргә беркетмә төзеләчәк. Ә хәбәр итүчегә 1 мең сум бүләк итеп биреләчәк. Искә төшерсәк, август аенда гына шундый ук хокук бозу буенча эшмәкәргә 5 мең сум административ штраф салынган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X