Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МЕҢ БӘЛАГӘ БЕР ДӘВА

Кыенлыклар күп җыелса да, бергә тотынсак аларны хәл итәргә мөмкин. Сүзебез Васильево бистәсе турында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин әлеге бистә халкының гомум җыелышында әйтте бу фикерне. Җирле үзидарә башлыгы Алексей Шмуклерман җыелышта үзидарәнең 2012 елда башкарылган эшләре буенча исәп-хисап чыгышы ясады. Ул сүзен бистә проблемаларыннан башлады. Васильеводагы җаваплылыгы...

Кыенлыклар күп җыелса да, бергә тотынсак аларны хәл итәргә мөмкин. Сүзебез Васильево бистәсе турында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин әлеге бистә халкының гомум җыелышында әйтте бу фикерне.
Җирле үзидарә башлыгы Алексей Шмуклерман җыелышта үзидарәнең 2012 елда башкарылган эшләре буенча исәп-хисап чыгышы ясады. Ул сүзен бистә проблемаларыннан башлады. Васильеводагы җаваплылыгы чикләнгән «Торак компаниясе» җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган күп катлы 186 йортның 58е(!) хәрабә хәлендә. Ямау өстенә ямау куеп торсаң да, ул өйләрдә тыныч яшәп булмавы аңлашыла, әлбәттә. Төзекләндерү эшләренә акча җитми, чөнки коммуналь хезмәт һәм энергия өчен түләмәүчеләр бик күп. Ел ахырына 24 миллион сумга җиткән барлык бурыч. Аннары Идел буенда урнашкан бу бистәне чорнап алган бакчачылык җәмгыятьләре икенче зур мәшәкатьләр тудыра. Бакчачылар, теләсә кая чүп түгеп тә, никадәр эш өсти бит...
Үз чиратында, бистә халкын борчыган башка мәсьәләләр дә калыкты әлеге җыелышта. Васильевода юллар начар, шәхси йортлар урнашкан урамнарның күбесендә таш та җәелмәгән. Урамнарның байтак өлеше яктыртылмый. Шәхси йортларда яшәүчеләрнең күбесе чүп түгү буенча килешү төзүдән баш тарта. Җинаятьләр дә күп. Полиция бүлеге начальнигы урынбасары әйтүенчә, теркәлгән 120 җинаятьнең өчтән икесе - урлашу... Гомумән, 17364 кеше яшәгән бистәнең проблемалары шактый. Җыелышка килгәннәр үзләрен борчыганнарны район җитәкчеләреннән сорый алды анда.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин җыелышта күтәрелгән сорауларның барысына да җавап бирергә тырышты. Билгеле, күп мәсьәлә үзара килешеп эшләгәндә хәл ителер иде. Әйтик, чүп түгүдә тәртип кертергә була. Чүп җыючы оешма кешедән аена нибары 21 сум алганда нигә киреләнергә соң? Бакчачыларга килгәндә исә, биредә тикшерү оешмаларының таләпчәнлеге җитеп бетми. Кануннарны куллана белергә кирәк аларга.
Бистә инфраструктурасын яхшырту өчен акча җитмәве аңлашыла, билгеле. Моның да чыганагы юк түгел анда. Гомумән, инвестиция күзлегеннән караганда, Васильево җирлеге ачылмаган хәзинә кебек әле. Күргәнебезчә, заманча төзелгән матур биек йортлар бизи бистәне. Хәлле кеше генә шундый сарайга тиң йорт торгыза алуы аңлашыла инде. Бистә урамнарын да заманча тәртипкә кертүдә менә шул бай кешеләр ярдәм итә алмас идеме әллә? Бу юнәлештә җирле үзидарәгә эзлекле эш алып барырга кирәк.
Балалар музыка мәктәбе һәм китапханә өчен бина булмавын да җыелышта күтәреп чыктылар. Һәм шунда ук бу мәсьәләнең дә чишелеше табылды кебек. Баксаң, Васильевоның 1нче мәктәбе яртылаш буш икән. Музыка мәктәбенә дә, китапханәгә дә урын җитәргә мөмкин анда. Менә шулай бергә киңәшләшеп эшләгәндә кыен хәлдән чыгу юлын табарга була ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев