Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Май бәйрәмнәргә бай, саклану турында онытмыйк

Без зур сугышлар кичергән һәм аларда җиңү яулаган бөек илдә яшибез. Безнең буын кан коюны күрмәсә дә, тарих дәресләреннән, фильмнардан, ветераннарыбыз сөйләгәннәрдән яхшы беләбез. Хәзер дә тынычлыкта яшибез дип әйтеп булмый, чөнки бөтен җир шары терроризм дигән зур афәт белән көрәшә.

«Терроризм» дигән сүзне бөтен илдә, бөтен халыклар да белә һәм ул барлык кешедә дә курку, сагаю хисе уята. Террорчылар самолетларны кулга төшерә, янгыннар оештыра, кешеләрне тоткын итеп ала, күпләп юкка чыгару матдәләрен куллана. Алар кешеләргә карата бик кырыс гамәлләр кыла. Террорчыларның явызлыкларыннан хәрбиләр генә түгел, ә гади тыныч халык та, балалар, өлкәннәр дә зыян күрергә мөмкин.

Терроризм – җәмгыятнең глобаль проблемасы
Террорчылар өчен кагыйдәләр һәм мораль нигезләр юк. Аңа каршы тору – махсус хезмәтләрнең генә бурычы түгел. Әгәр җәмәгатьчелек ягыннан ярдәм булмаса, алар көчсез. Гадәти күзәтүчәнлек һәм игътибар – аңа каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Кешеләр уяу булырга, тирә-юньдәге хәлләрне күзәтеп торырга тиеш.
Май ае бәйрәмнәргә бай булганга күрә, саклык чараларын күрергә, шикле очраклар булганда тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк.

Сак пульты – ышанычлы
Озын ялларда күпләр кая да булса китәргә мөмкин. Бу аларның мөлкәтенә карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын тудыра. Әгәр дә сез, кая да булса барырга җыенгансыз икән, күршеләрегезнең йорт-җирегезне карап торуын сорарга кыенсынмагыз. Әлбәттә, ишек бикләренең ышанычлы булуы зарур.
Фатир басучыларны евро тәрәзәләр җәлеп итә. Шуңа да, фатирларны үзәкләштерелгән сак пультына тоташтыру бик урынлы.

Караңгы урамнар – куркыныч
Кеше аз булган җирдә ялгыз йөрүдән сакланыгыз.
Юлны кыскарту өчен парклар, буш автотукталышлар, спорт мәйданчыклары аша йөрмәгез. Кичке вакытта җанлы һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз.
Төрле провокацияләргә бирешмәскә тырышыгыз.
Әгәр сезгә талау максатыннан һөҗүм итсәләр, тавыш куптарыгыз.

Балалар иминлеге безнең кулда
Бәйрәмнәрдә – балалар күп вакытларын олылар күзәтчелегеннән башка уздыра. Аларны саклану кирәклеге турында кисәтү – һәр ата-ана бурычы.
Балаларга чит кешеләргә, хат ташучымы ул, табибмы, полицейский, сантехник, электрикмы, берсенә дә ишек ачарга ярамаганлыгы турында кисәтегез.

Балаларга биш «юк»ны аңлатыгыз:
• таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска;
• таныш булмаган кешеләр тәкъдименә ризалашмаска;
• таныш булмаган машинага утырмаска;
• караңгыда урамда уйнамаска;
• подъездга, лифтка таныш булмаган кешеләр белән кермәскә.

Кычкыру коткара
Таныш булмаган кеше аңа исеме белән эндәшергә, әнисе кушуы буенча килдем дип әйтергә, мульт фильмнар карарга яки кәнфит тәкъдим итәргә мөмкин. Әгәр бу кеше балага таныш түгел икән, ул барлык тәкъдимнәрдән баш тартыр га һәм куркыныч очракта: «Мин аны белмим!» дип кычкырыр га тиеш.
Аларга, әгәр шикле кеше белән очрашырга туры килсә, кичекмәстән кеше күп булган урынга йөгерергә, әти-әниләренә шалтыратырга яки полицейскийга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кисәтегез.
Яшүсмерләргә өйдән чыкканда кая баруларын һәм ничек элемтәгә керергә кирәклеген хәбәр итәргә, очраклы танышуларга ышанмаска, таныш булмаган компания белән аралашмаска, өйгә кайчан кайтуын хәбәр итәргә кирәклеген аңлату бик урынлы.
Балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуын, шикле әдәбият һәм видеопродукция белән файдаланмавын, Интернет аша аралашуын контрольдә тоту кирәк.

Балаларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә урамда йөрүенә юл куймагыз.
Баланы урамга чыгарганда, аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында исенә төшерегез, әйтик, юлдан светофорның яшел төсенә, җәяүлеләр кичүе буенча гына, ә көйләнми торган чатларда – тротуарлар һәм юл читләре линиясе буенча маневрның куркынычсызлыгына инангач кына чыгарга, юллар янында уйнамаска, караңгы вакытта уткайтаргыч элементлар тагып йөрергә.

Автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә – имин юллар
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Һава торышы үзгәргән вакытта машина белән идарә итүдә үз мөмкинлекләрегезне бәяләргә өйрәнегез. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чараларының тукталыш урыннарына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус утыргычта гына йөртергә онытмагыз.

Балагызны беркайчан да машинада үзен генә калдырмагыз, хәтта 5 минутка да, әгәр ул йоклаган булса да.

Автомобильдә җинаятьчеләрне кызыксындыра торган әйберләр калдырмагыз.

Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлларда хәтта светофорның яшел уты янганда да, автомобильләрнең тукталуына һәм сезне үткәреп җибәрүләренә инаныгыз. Юлдан чыкканда копюшонны салырга, наушниклар кимәскә, яисә тавышын киметергә, юлдагы вәзгыятьне бәяләргә өйрәнергә кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X