Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Математика буенча БДИдан 100 баллы 30 кеше – БДИ тарихында иң яхшы күрсәткеч

Француз һәм кытай телләреннән кала, барлык предметлардан да 100 баллга тәңгәл нәтиҗәләр Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Быел Татарстанда математика буенча Бердәм дәүләт имтиханыннан 30 кеше 100 балл җыйган. “БДИ уздырылган елларда бу иң яхшы күрсәткеч”, - диде Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр профиль дәрәҗә математика, рус әдәбияты, физикадан 100 балл җыйган укучылар саны Россия белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк булуын әйтте. Профиль дәрәҗәдәге математикадан (30 кеше), физикадан (12 кеше), әдәбият (15 кеше), җәмгыять белеменнән (2 кеше) 100 балл алучылар арткан.

“Француз һәм кытай телләреннән кала, барлык предметлардан да 100 баллга тәңгәл нәтиҗәләр Россиягә караганда югарырак”, - диде Рафис Борһанов.

2018 ел белән чагыштырганда, рус теленнән 100 балл алган укучылар, киресенчә, кимегән – 99 дан 72 гә калган. Министр Россиядә дә шушы тенденция күзәтелүен әйтте. Башка предметлардан да 100 баллы укучылар бераз кимегән: химия – 37, информатика – 20, биология – 3, тарихтан 2 кеше.

Рафис Борһанов ике предметтан 100 баллны 10 укучы алганын әйтте. Аларның 8е Казаннан, Балтач һәм Яшел Үзәннән берәр укучы. Болар КФУның 131 нче лицее, 177 лицее, КФУ каршындагы IT-лицей, 94 нче гимназия, Балтач һәм Раифа мәктәпләре укучылары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189888/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X