Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Марат Садыйков төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә куркынычсызлык чараларын югары бәяләде

Республиканың сәламәтлек саклау министры РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен оештырганда күрелгән иминлек чараларын югары бәяләде. Министр үз тавышын Казанның 68нче мәктәбендә бирде.

"Барлык куркынычсызлык чаралары сакланган. Үзегез күрдегез, социаль дистанция сакланды, температура үлчәнә, битлекләр, перчаткалар бар, участок комиссиясе әгъзалары белән аралашу - барысы да югары дәрәҗәдә", - дип билгеләде ул журналистлар белән әңгәмәдә.

Садыйков илнең Төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. "Мин бүген Россия Конституциясенә үзгәрешләр өчен тавыш бирү хокукыннан файдаландым. Безнең дәүләтнең төп бурычы - халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру.

Шик юк, медицина ярдәме бөтен ил территориясендә арзанлы, үз вакытында һәм сыйфатлы булырга тиеш. Нәкъ менә шушы үзгәрешләр өстенлекле юнәлеш буларак беркетелгән ", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X