Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Манту ясатмаучыга мәктәпкә юл ябыкмы?

Туберкулинодиагностика (Манту) уздырылмаган балалар, белем бирү оешмаларына фтизиатр-табиб биргән, баланың сәламәт булуы турындагы белешмә алып килгәннән соң гына кертелә, –  дип аңлата Яшел Үзән прокуратурасы.

Туберкулезга каршы диспансерга консультациягә юлланып та, Манту пробасы ясатканнан соң, әти-әниләре бер ай дәвамында табиб нәтиҗә ясаган сәламәтлек турындагы белешмәне алып килмәгән укучылар, балалар оешмаларына кертелми. Манту пробасын узмаучылар, дәресләргә бары тик табиб-фтизиатрның авыру юклыгы турындагы белешмәсе нигезендә генә кертелә. 
Хәзерге вакытта, балаларны туберкулезга тикшерүнең Манту пробасыннан тыш, башка юллары да бар. Мәсәлән, Диаскин, Квантиферон тестлары, аз дозалы санлы ФЛГ- җайланмалары.
Табиб-фтизиатр тарафыннан  бирелә торган медицина белешмәсе, туберкулезга тикшеренү узганнан соң ясалган нәтиҗә нигезендә языла. Шул ук вакытта, туберкулинодиагностика узмаган балаларны мәктәпкә кабул итмәскә беркемнең дә хокукы юк. Әмма андыйларны балалар коллективында белем бирү процессына да куша алмыйлар.

Яшел Үзән прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев