Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Малышева Кытайда котырынучы вируска каршы саклану буенча киңәшләрен бирде

Елена Малышева хәбәр иткәнчә, Кытай пневмониясе россиялеләр өчен куркыныч тудырмый.

Танылган алып баручы һәм табиб Елена Малышева Кытайда теркәлгән, килеп чыгышы билгесез булган пневмониядән саклану ысуллары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер әлеге вирус Россия халкы өчен куркыныч тудырмый. 
Шуңа да карамастан, Малышева коронавирустан саклану өчен кайбер киңәшләрен бирде: Кытайга барырга җыенсагыз, биредә битлек киеп йөрергә, кулларын ешрак юарга яки аларны спиртлы гельләр белән эшкәртергә, шулай ук авыру кешеләр белән аралашудан тыелып торырга кирәк. 
Моннан тыш, алып баручы хәбәр иткәнчә, Кытайдагы үпкә ялкынсынуы (пневмония) билгеләре булып югары температура, йөткерү һәм тын бетү тора. Аның сүзләренчә, әгәр россиялеләрдә болар күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза РИА Новости.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев