Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өмә булгач өмә инде, эш табыла кемгә дә

18 апрель шимбә өмәсе бик тә изге эш белән башланып китте. VIII-XI сыйныф укучылары Норлатның үзәк урамнарына, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов әйтүенчә, йөзгә якын яшь юкә агачы үсентеләре утыртты.

Утырту бер хәл, әле ул үсентеләрне мал-туардан саклыйсы бар, тизрәк тернәкләнеп китсеннәр өчен суын сибеп, карап торырга да кирәк бит. Каршыларына агачлар утыртылган йорт хуҗалары бу эштән читтә калмаслар, тәрбияләп үстерерләр, дип ышанасы килә. Укучылар агач утыртып кына калмады, әле ташландык хәлендәге бакчаны да, бик тиз генә чүп-чардан, корыган агачлардан арындырып ялт иттерде. Яшьләрдән, өмәдә катнашу ошыймы, ул кирәкме, диеп кызыксынам.
- Зур эшләрне өмә оештырып башкару күңеллерәк, - ди Илназ Борһанов.
- Бер эштән дә курыкмыйбыз: без бит авыл кызлары, - дип, җыр сүзләре белән җавап бирде Илүзә Тимершина. - Тирә- юнебезне чиста тоту, өмәләр оештыру элек тә булган бит.
Ә Әсәт Миңнуллин, башта шаяртып: «Укырга гына булмасын, мин бөтен эшне дә эшлим», - дисә дә, укуда да, эштә дә алдынгы, лидерлар рәтендә йөрүче, ярдәмчел егет икәнлеген күрсәтте. Менә шундый тырыш, эшчән яшьләр белән өмә көне узып та китте.

Розалия Ибраһимова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев