Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Людмила Сорокинаны ток-шоуларга чакыралар, ә ул баш тарта

Яшел Үзәннең 33нче балалар бакчасында аутист кыз баланы балалар кыйнавы турында бөтен республика матбугаты шаулады, вакыйга хәтта Мәскәүгә кадәр барып җитте. Популяр ток-шоу редакторлары әлеге кызның әнисе Людмила Сорокинаның телефонына бертуктаусыз шалтыраталар икән. Әлеге вакыйганы бөтен илгә фаш итмәкчеләр, Мәскәүне күрсәтәбез, балаларны "Макдоналдс"ка алып барабыз, дип кызыктыралар икән. -Мин инде...

Яшел Үзәннең 33нче балалар бакчасында аутист кыз баланы балалар кыйнавы турында бөтен республика матбугаты шаулады, вакыйга хәтта Мәскәүгә кадәр барып җитте.

Популяр ток-шоу редакторлары әлеге кызның әнисе Людмила Сорокинаның телефонына бертуктаусыз шалтыраталар икән. Әлеге вакыйганы бөтен илгә фаш итмәкчеләр, Мәскәүне күрсәтәбез, балаларны "Макдоналдс"ка алып барабыз, дип кызыктыралар икән.

-Мин инде бу журналистлардан туйдым, - дип ачынып сөйли Людмила ханым ProKazan порталы хезмәткәрләренә. - Мин бу тапшыруларга ышанмыйм, шуңа күрә барлык тәкъдимнәрдән дә баш тартам. Бу вакыйга Россия чикләрен дә узды инде. Мине яклап АКШ, Норвегия һәм башка илләрдән дә шалтыраталар.

Людмила ханым белдергәнчә, ул әлеге тапшыруларның ничек һәм ни өчен төшерелүен белә һәм шуңа күрә гаделлекне үзебездә эзли.

Людмила Сорокина кызының мәнфәгатен судта яклаячак.

-Минем кулда козырем бар, мин аны судта ачып салырга әзер, - ди әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X