Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Сөнәгәтовага ире бик зур бүләк ясаган! (ФОТО)

5 июль көнне эстраданың талантлы җырчысы Ләйсән Сөнәгәтованың туган көне булды. Ураза гаетенә туры килгәнгә, туган көнне гаилә белән генә билгеләп үткәннәр. Ә инде 6 һәм 7 июль көнне Ләйсәнне барлык туганнары, дуслары котлаган. Иң зур бүләкне тормыш иптәше, "Эссе" төркеме солисты Айрат Ильясов ясаган: Ләйсәнгә машина бүләк иткән! -...

5 июль көнне эстраданың талантлы җырчысы Ләйсән Сөнәгәтованың туган көне булды. Ураза гаетенә туры килгәнгә, туган көнне гаилә белән генә билгеләп үткәннәр. Ә инде 6 һәм 7 июль көнне Ләйсәнне барлык туганнары, дуслары котлаган. Иң зур бүләкне тормыш иптәше, "Эссе" төркеме солисты Айрат Ильясов ясаган: Ләйсәнгә машина бүләк иткән!

- 2010 елдан бирле рульдә. Моңа кадәр Мazda 3 машинасында йөрдем. Туган көнемә Айрат Volkswagen Polo машинасын бүләк итте. Бик сөендем, шатландым. Машинаны сатканнан соң, бер атна җәяү йөрергә туры килгән иде. Балалар белән бигрәк тә кыен булды. Бер ияләнгәч, җәяүлегә күчү авыр икән. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын! - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Сөнәгәтова.
Айрат белән Ләйсән ике кыз тәрбиялиләр. Ралина быел икенче сыйныфка укырга барачак, Ильвинага исә бу көннәрдә 3 яшь тулды.
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев