Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Мәхмүтова ирен һәм улларын ерак сәфәргә озаткан

«Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтовада аулак өй икән! Ул балаларын - Сөләйман (13 яшь) белән Йосыфны (5 яшь) әтиләре белән диңгезгә озаткан.

«Кичә генә балаларымны әтиләренә ышанып, ерак сәфәргә озаттым. Туганнары Краснодарда да, Волгоградта да бар. Иптәшем Руслан бик романтик кеше. Шуңа күрә аларның кайларга тукталасын, төгәл ничә көнгә киткәннәрен әйтә дә алмыйм. Кая күзе төшә - шунда ял итәрләр дип уйлыйм. Машинада бару балаларны ардырыр, әлбәттә. Туеп, арып кайтырлар микән - белмим. Ләкин үзләре бик көтеп, теләп киттеләр. Юлга күптән кузгалырга тиешләр иде дә, килеп чыкмады. Ерак сәфәрләргә Сөләйманның аңа кадәр дә барганы бар иде. Ә менә Йосыф белән декрет ялының ахырына кадәр өйдә үзем булгач, анысы күбесенчә әни малае. Шәхсән үземә бөркү, дымлы һава килешми. Дөресен әйткәндә, кайтырга авылыбыз булса, шунда гына кайтарыр идек тә малайларны. Юк шул! Барыбер авыл һавасына җитми инде! Аннан соң шәһәр балалары авыл эшенең дә ни икәнен күреп-белеп килерләр иде», - диде Ләйсән ханым.

Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X