Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лилия Муллагалиеваның хәтере бик яхшы

Шәһәр халкы чамадан тыш кызудан зарланса, җырчы Лилия Муллагалиева эссе­не сизми икән. Билгеле булганча, Лилия гаиләсе белән Идел елгасы буендагы йортында яши. «Су буенда яшәгәч, кызудан интекмибез. Өйдә дә җиләс, рәхәт. Ишегалдына чыксаң да ышык урын - беседкабыз бар. Киресенчә, кояш кына булсын, дип телибез», - ди Лилия.

Тормыш иптәше Илсур өйләре янында балык тоту өчен басма ясый икән. «Көн дә диярлек балык тота, рәхәтләнеп кыздырабыз да ашыйбыз», - ди Лилия. Моннан тыш, җырчының уңган хуҗабикә булуын да беләбез, ишегалдын тутырып чәчәкләр үстерә ул.

Мәгълүм ки, узган ел Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев һәм башка артистлар катнашында уникаль проект - «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» дип аталган музыкаль комедия тамашасы тәкъдим ителде. Быел аның дәвамын, икенче өлешен күрсәтергә җыеналар. «Халык бу тамашаны бик ошатты, шуңа күрә дәвамын куясы килде. Икенче өлеше тагын да кызыг­рак булырга охшаган. Август аенда - нибары бер ай эчендә репетиция ясап, сентябрь аеннан тамашачыга күрсәтергә исәп. Монысы инде гаилә тормышы турында булачак», - дип сөйләде Лилия Intertat.ru хәбәрчесенә.

Лилия сөйләвенчә, комедиядәге хәлләр тормыштан алынгач, сүзләрен ятлау кыен булмаган. «Хәтта төнлә уятып сорасалар да җавап бирә алам. Бу проект концерттан аерыла, монысына күпкә җаваплырак карыйсың», -диде җырчы. «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» комедиясенең авторы һәм режиссеры - Г.Камал театры артисты Раушан Шәриф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X