Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лилия Муллагалиева балаларыннан җырчы түгел, спортчылар ясарга җыена

- Олы улыбыз Данилга - 13, уртанчыбыз Ильвинага - 7, ә кечкенәбез Ильяска 5 ай.

Шөгыльләренә килгәндә, Данил 4 яшьтән хоккей белән шөгыльләнә, Ильвина гимнастикага йөри. Ильясыбыз бик җитез бала. 3 айда ук ике теше чыкты. Инде утырам дип маташа. 43 атнада таптым бит мин аны, шуның тәэсиредер дим. Массажга йөрибез, бассейнга да язылырга иде. Әлегә нянябыз юк. Концертлар белән чыга башлагач, ялламый булмас.
Декретта арыйм дип әйтә алмыйм, чөнки мин бик тә гаилә җанлы кеше. Гаиләм минем өчен һәрвакыт беренче урында. Көннең ничек узганын сизми дә калам. Балаларны мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртү Илсурга йөкләнгән. Ул балалар дип җан атып яши. Йортыбызда алар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Һәрберсенә спорт белән шөгыльләнергә дә барлык шартларны булдыра. Балаларыбызның бары тик куанычын күреп шатланырга язсын!

Мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев