Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лилия исемле йолдыз!

Яшел Үзәнебездә туып-үскән талант ияләренең берсе - көчле һәм кабатланмас тавышлы җыр­чы, шагыйрә һәм композитор Лилия Туманова күптән түгел юбилей концертын уздырды. Лилиянең иҗаты белән кызыксынучылар шулкадәр күп - иҗат кичәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Анда, авторның күңел түреннән ургылып чыккан дәртле җырлары белән беррәттән, аккордеонның алтын тавышлары...

Яшел Үзәнебездә туып-үскән талант ияләренең берсе - көчле һәм кабатланмас тавышлы җыр­чы, шагыйрә һәм композитор Лилия Туманова күптән түгел юбилей концертын уздырды.
Лилиянең иҗаты белән кызыксынучылар шулкадәр күп - иҗат кичәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Анда, авторның күңел түреннән ургылып чыккан дәртле җырлары белән беррәттән, аккордеонның алтын тавышлары яңгырады, көнчыгыш биюләре, шулай ук шәһәребезнең талантлы балалары башкаруында искиткеч биюләр тамашага кабатланмас төсмерләр бирде. Татарстанның һәм Марий- Элның танылган сәнгать осталары башкаруындагы хитлар тамашачыда гаҗәеп тәэсирләр калдырды. Юбилей концертында Илнур Әхмәдуллин, Лилия Вафина, Евгений Князев, Чулпан Гайнуллина, Фәридә Хаҗиева, «Импульс» бию төркеме, «Зефир» триосы, шулай ук якташыбыз - республиканың атказанган артисты Ренат Шаһидуллин да катнашты.
Җырчы кызыбызның тавышы 2007 елдан бирле радиодулкыннарда яңгырый. Февральдә янә бер җыры «Милицейская волна» радиостанциясе ротациясендә билгеләп үтелде. Юбилей кичәсендә Лилия «Поющая Казань» бәйгесеннән видеоязма, шулай ук радиода яңгырый торган җырын да тәкъдим итте. Лилиянең Яшел Үзән турында иҗат иткән җыры популярлашканнан популярлаша бара. Аны төрле чараларда вокаль коллективлар гимн итеп башкара.
Лилиягә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев