Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лилия Гыйматдинова нинди хыялын тормышка ашырырга җыена?

Лилия Гыйматдинова балачак хыялын тормышка ашыру өчен Испаниягә бара.

Бу хыялы турында Лилия Intertat.ru хәбәрчесенә дә сөйләде.
- 1997 елларда зур касаткалар (китлар) турында «Освободите Вилли» исемле кино караган идем. Бу фильм миңа шулкадәр нык тәэ­сир итте! Шул чакта китларны күрү хыя­лы барлыкка килде һәм аның кайчан да булса тормышка ашачагына ышандым. Ниһаять, быел туган көнемә үземә бүләк ясарга булдым. Испаниянең Канар утрау­ларында зур китлар катнашында шоу оештырыла икән. Нәкъ менә шушы максат белән чит илгә җыенабыз да инде, -дип белдерде Лилия Гыйматдинова. Җырчы Испаниягә тормыш иптәше Марат һәм олы улы Ренат белән барачак.
29 июльдә узачак туган көнен Лилия Гыйматдинова Канар утрауларында үткәрәчәк. Тормыш иптәше Лилиягә алдан ук бүләк ясаган: iPhone 6s телефонын алып биргән. Испаниядән кайткач исә җырчы туган көнен якыннары һәм дуслары белән билгеләп үтәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X