Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Лениногорск районында биш бала берьюлы һәлак булган

Лениногорск районының Иске Кувак авылында шәхси йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә, биш бала һәм аларның әниләре һәлак була. Бары тик әти кешенең генә исән калуы билгеле.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, бу фаҗига 8 гыйнвардан 9 ыйнварга каршы төндә теркәлә. Барлыгы 8 кеше яшәгән йортта янгын чыга. Гаиләдәге бер бала туганнарында кунакта була. 1968 елгы ир-ат исә хәзерге вакытта хастаханәдә. Шунысы да билгеле: әти кешенең исерек хәлдә булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X