Үлемгә китергән авария (+фото)
Татарстанда зур юл-транспорт һәлакәте булган.
Авария Югары Ослан районының М7 трассасының 770нче чакрымында Идел елгасы күпере янында килеп чыга. Казан ягыннан килүче 5 машина бәрелә. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, авариядә 3 кеше зыян күрә, аларның барысы да Казанның 12нче дәваханәсенә китерелә. ProKazan порталы үз чиратында шаһитләр сүзе буенча, үлүчеләр дә бар дип хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте булган урында зур бөке хасил булган.
Чыганак - http://sntat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев